news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры: Сабантуйга кыштан ук әзерлек башлыйбыз

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры: Сабантуйга кыштан ук әзерлек башлыйбыз
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Алабуга Сабан туенда урындагы мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары килен төшерү йоласын күрсәтте. Көллият директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альфира Әкбәрова Сабантуйга студентлар кыш көне үк әзерләнә башлауларын әйтте.

«Без Сабантуйларга кыштан ук әзерләнә башлыйбыз, чөнки студентларыбыз Сабан туе йолаларын авылларга барып өйрәнәләр, сценарийлар язалар», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гореф-гадәтне сәхнәләштерүдә көллиятнең «Алабуга» җыр һәм бию, «Яшь буын» һәм «Кама таңнары» бию ансамбле катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot