news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга мәчетләрендә көн саен 200 кешелек ифтар үткәрелә

Алабуга мәчетләрендә көн саен 200 кешелек ифтар үткәрелә
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчетендә көн саен 200 дән артык кешегә исәпләнгән табын әзерләнә. Шәһәр һәм район мәчетләрендә халык күмәк ифтарга җыела. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Ифтар үткәрергә теләүчеләр шактый күп, инде Рамазан аеның азагына кадәр үк һәр көнгә язылганнар. Ашны гаилә белән яки төркемләп үткәрүчеләр дә бар, шулай ук бер кеше дә булырга мөмкин.

«Мәчет каршындагы мәдрәсәдә дә дүшәмбе, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә авыз ачалар», — ди Фәния ханым.

Биредә аш-су әзерләүче апалар көн дәвамында күпме эш башкара. «Иртәнге сәгать 7дә киләбез, 20 рәкәгать тәравих намазы укып бетереп, кайтып китәбез», — ди алар.

Ифтар мәҗлесенә табын мулдан әзерләнгән, ир-атлар бер, хатын-кызлар икенче залда төрледән-төрле кабымлыклар, кайнар ризык белән сыйланды. Имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов ураза аенда ризыктан гына түгел, бар төрле начар гамәлләрдән тыелып торырга кирәклеген аңлатып, үгет-нәсыйхәтләрен бирде, аеруча гайбәт сөйләүнең тыелган гамәл булуын билгеләп үтте.

Сый-хөрмәттән риза булып, рәхмәтләрен әйтеп табын артыннан торгач та, килүчеләр таралырга ашыкмый, күмәкләп тәравих намазын укырга тезелә. Шуннан соң гына, шөкер кылып, өйләренә таралыша.

Әйтергә кирәк, ифтар ашлары шәһәрнең Нур, Әҗмәл, Шатлык, Әль-кадыйр мәчетләрендә дә үткәрелә, авылларда да уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100