news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга һәм Түбән Кама районнары арасында Покровское – Кызыл Чишмә боз кичүе ачылды

Боз кичүенең озынлыгы – 700 метр, хәрәкәт – ике яклы, бер полосаның киңлеге 20 метр тәшкил итә.

Алабуга һәм Түбән Кама районнары арасында Покровское – Кызыл Чишмә боз кичүе ачылды
tatar-inform.ru архивы

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 2 гыйнварында Алабуга районының Покровское авылы – Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча Кама елгасы аша боз кичүе ачылды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Боз кичүенең озынлыгы – 700 метр, хәрәкәт – ике яклы, бер полосаның киңлеге 20 метр тәшкил итә. Кичү бер сменага 200 автомобильне үткәрергә сәләтле.

Боз кичүендә транспорт чаралары хәрәкәтен көйли торган юл билгеләре, шулай ук шлагбаумнар урнаштырылган. Кичү тиешле коткару чаралары белән тәэмин ителгән. Кичүне кардан арындыру өчен техника җәлеп ителгән. Яр буйларында җылыну пунктлары булдырылган.

Көн саен иртән һәм кичен (җепшек көнне – көндез дә) бозның калынлыгын үлчәнә һәм аның структурасы тикшерелә. Бу эштә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәге хезмәткәрләре дә ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100