news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга һәм Мамадыш районнарында боз кичүләре ябылды

Идел елгасының Аракчино-Югары Ослан һәм Яшел Үзән-Түбән Карамалы участокларындагы боз кичүләре дә 2 апрельгә кадәр ябылачак.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Алабуга һәм Мамадыш районнарында боз кичүләре ябылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүгенге көннән башлап Кама елгасы аша Аракчино-Югары Ослан һәм Соколка-Яңа Закамье маршруртлары буенча салынган боз кичүләре эшләүдән туктады.

Боз кичүләрен ябу турындагы карар Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән техник тикшерү нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Тикшерү күрсәткәнчә, температура күтәрелү аркасында бозның структурасы үзгәргән, ныклыгы кимегән, ә юлга эрегән су җыелган.

Идел елгасының Аракчино-Югары Ослан һәм Яшел Үзән-Түбән Карамалы участокларындагы боз кичүләре дә 2 апрельгә кадәр ябылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100