news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга мәктәпләрендә “Телләр көннәре” үткәрелә

10 нчы мәктәптә Татар теле көне уңышлы узды

(Алабуга, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабуга районы мәгариф идарәсе боерыгы нигезендә мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә “Телләр көннәре” үткәрү тәкъдим ителде.
Аның максаты - татар телен саклау һәм яклау, аны куллану өлкәсен киңәйтү, ике теллелек шартларында татар һәм рус телләрен бер дәрәҗәдә куллануны тәэмин итү, укучыларда телгә карата кызыксыну уяту. Боерык нигезендә аны үткәрү графигы да расланган: дүшәмбе Татар теле көне дип игълан ителгән, чәршәмбе һәм җомга - рус һәм инглиз көннәре. 10 нчы мәктәптә Татар теле көне уңышлы үткәрелгән инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot