news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга мәктәбе карантинга ябылган

6, 8 нче мәктәпләрдә һәм 2 татар гимназиясендә авыручылар саны арту күзәтелә

(Алабуга, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабуганың 10 нчы мәктәбендә укучылар өчен көзге каникуллар иртәрәк башланды – бүгенге көннән алып мәктәп карантинга ябылган. Әмма табиблар борчылмаска куша, шәһәрдә грипп белән авыруның бер генә очрагы да теркәлмәгән. Бүгенге көндә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 1479 очрагы теркәлгән, дип белдерде районның баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов.
6, 8 нче мәктәпләрдә һәм 2 татар гимназиясендә авыручылар саны арту күзәтелә. Әгәр авыручылар саны бик тиз артса, бу уку йортлары да ябылырга мөмкин. Шул ук вакытта кайбер мәктәпләрдә авыручылар саны кими башлаган.
Табиблар грипптан балалар һәм өлкәннәрне прививка саклый, дип искә төшерә. Бүгенге көндә 2700дән артык укучыга, 753 укытучыга, 617 медицина хезмәткәрләренә һәм сәнәгать предприятиеләренең 360 хезмәткәренә прививка ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100