Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга мәдәният йорты талантлар эзли
Алабуга мәдәният йорты талантлар эзли
(Алабуга, 22 май, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). “Без үз шәһәребезне яратабыз” акциясе кысаларында Алабуга мәдәният сарае “Алло, без талантлар эзлибез!” дигән конкурс игълан итте. Бирегә шәһәрнең юбилеена багышланган “Алабуга шимбәләре” акциясендә катнашу өчен иҗат кешеләре чакырыла.
Алабуганың “Барадж” һәм “Ледяной поцелуй” рок-төркемнәре акциядә катнашырга теләк белдерде инде. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрне июнь ахырына кадәр шәһәр мәдәният сараенда теркәячәкләр, ә шәһәр фестивален 30 июньдә үткәрү күздә тотыла.
Шунысын да искәртик, “Алабуга шимбәләре” акциясе апрель аенда старт алды. Ял көннәрендә Алабуганың кеше аеруча күп йөри торган урыннарында шәһәрлеләр халык коллективлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, уку йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән тамашаларны күрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз