news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга кунакханәсендә кешеләрнең агулануына бәйле аңлатма бирделәр

Алабуганың «Хәят Отель» кунакханәсе идарәчесе Олег Назаров кунак йортында беркемнең дә агуланмавы хакында белдерде.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Алабуганың «Хәят Отель» кунакханәсе идарәчесе Олег Назаров «Татар-информ» агентлыгына кунак йортында беркемнең дә агуланмавы хакында белдерде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кунакханәгә урнашкан 19 кешенең агулануы, берсе хастаханәгә озатылуы хакында хәбәр иткән иде.

Олег Назаров сүзләренчә, кунакханәгә 19 кешедән торган Азәрбайҗан делегациясе урнашкан. Көндез аларның берсе үзен начар хис иткән. Аны хастаханәгә озатканнар, ә делегациянең бүтән әгъзалары кунакханәдә калган. Аларның берсе дә хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән.

«Ул көнне кунакханәдә 39 кеше бар иде. Калган кунакларның да хәлен сораштык, берсе дә зарланмады», - дип хәбәр итте директор ярдәмчесе Михмәт.

Шул ук вакытта, Алабуганың сәламәтлек саклау өлкәсендәге үз чыганагы «Татар-информ» агентлыгына кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе – Төркия гражданинының агуланып хастаханәгә озатылуын раслады. Табиблар кунакханәдәге башка кешеләрне дә караган, әмма хастаханәгә озатмаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100