news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга конвейерыннан юбилейлы 111111нче «Форд Транзит» машинасы чыкты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ территориясендә юбилейлы «Форд Транзит» автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ территориясендә юбилейлы «Форд Транзит» автомобилен чыгаруга багышланган чараларда катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соллерс Форд» ҖЧҖ президенты Адиль Ширинов бүгенге 111111нче «Форд Транзит» автомобиле чыгарылышын әһәмиятле вакыйга дип атады. Ул моның 2019 елда заводны реструктуризацияләгәннән соң 2,5 елдан соң предприятие эшендә тулы бер этап булуын искәртте. Ширинов республика җитәкчелегенә һәм ТР Президентына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

«Кадерле дуслар, безгә түгел, киресенчә, сезгә республика территориясендә шундый махсус зона булуы һәм «Соллерс Форд» - резидент номер 1 өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән проектыбыз бүген илдә иң яхшысы. Без башкарылган эшләр белән горурланабыз», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. 

Ул барысын да юбилейлы «Форд Транзит» автомобилен чыгару белән котлады. «Сез - безнең флагман, һәм бу дәвам итәр дип өметләнәм», - диде ул завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.

Аннары «Соллерс Форд» ҖЧҖ эшчеләренә һәм инженер составы вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100