news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга көллияте студентлары иҗат практикасын Чаллы татар дәүләт театрында узачак

Алабуга көллияте студентлары иҗат практикасын Чаллы татар дәүләт театрында узачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары иҗат практикасын Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм Көллият директоры Людмила Рыбакова шундый килешүгә имза куйган.

«Театр белән Көллият арасында мөһим килешү төзелде. Безнең хезмәттәшлек театр сәнгате өлкәсендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән һәм яшь талантлар үсешенә ярдәм итәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Студентлары практиканы безнең театрда узу теоретик белемнәрне үзләштерергә генә түгел, ә үз эшенең остазлары җитәкчелегендә профессиональ сәхнәдә эшләү тәҗрибәсен дә алырга мөмкинлек бирәчәк», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, театрдан студентларга белемнәрен тирәнәйтергә һәм киләчәктә театрда эшләргә әзерләнергә ярдәм итә торган курслар эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot