Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга “Китапханәдә төн” бөтенроссия проектына кушыла
Быел бөтенроссия проекты Россиядә Балачак ун еллыгына багышлана.
(Алабуга, 8 апрель, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова). Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре балалар өчен “Без барыбыз да балачактан” дип аталган махсус программа әзерли. 20 апрельдә Көмеш гасыр китапханәсе Россиядә Балачак ун еллыгына багышланган “Китапханәдә төн” бөтенроссия проектына кушыла.
Алабугада яшәүче балалар шагыйрә һәм тәрҗемәче Вера Хәмидулина белән әкият рәсеме һәм иллюстрацияле китап ясый алалар.
“Режиссер, психолог, туган як тарихын өйрәнүче Андрей Иванов җитәкчелегендә “МИФ: Музей. История. Факты” документаль спектакле куелачак. Бары тик шул төндә генә Көмеш гасыр китапханәсе фондына экскурсия кылырга мөмкин булачак”, - дип билгеләп үтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат сәркатибе Евгения Поликарпова.
Моннан тыш, бу төндә жетоннар алып балачакның иң тәмле эчемлеген алырга мөмкин булачак. Музей хезмәткәрләре алабугалыларга балалар өчен әкият язарга, аны bibserveka@mail.ru электрон адресына “әкият” тамгасы белән җибәрергә тәкъдим итә. Чараны оештыручылар “Алабугалылар әкияте” дип аталган электрон китапчык ясаячаклар. Әлеге китапчык “Вконтакте”дагы биткә куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз