news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга кешесе бер елда 1000 блиндаж шәме ясаган

Алабуга кешесе бер елда 1000 блиндаж шәме ясаган
Фото: "Алабуга нуры"

Узган елның сентябрендә Алабугада яшәүче Анатолий Матавин хәрбиләр өчен 2023 ел ахырына 1000 шәм ясау максатын куйган иде. Анатолий Матавин беренче шәмен узган елның кышында «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктында үткән мастер-класста ясаган булган. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Эш барышында материал җитмәү проблемасы белән очраштым. Шәмнәр ясау өчен парафин һәм балавыз кирәк, ә аларның бәясе шактый югары. Ләкин, битараф булмаганнар ярдәм итте, шулай итеп җитештерүне җайга салдым һәм кирәкле нәтиҗәгә ирештем. Мисал өчен, 43 шәм ясау өчен 10 килограмм парафин һәм 3 килограмм балавыз кирәк», - ди Анатолий Александрович.

Быел Анатолий 350гә якын шәм ясаган. «Хәзер мин 2000 шәм ясарга ниятлим. Җәйгә кадәр меңне ясарга тырышам», — ди алабугалы. Анатолий да сынаулар һәм хаталар аша шәмнәр ясауның дөрес формуласын тапкан.

— Башта шәмнәрем начар булды — мин бик күп кәгазь кулландым, әллә ниләр кыландым. Тырыша торгач, барысы да килеп чыкты. Шәм ясау кыен түгел. Монда иң мөһиме — җыйнак булу. Беренчедән, шәмнәр ясау өчен кирәк булган парафин — химия, шуңа күрә аны ябык бүлмәдә эретергә ярамый. Икенчедән, ул бик тиз янып китә. Бервакыт мин аны җәйге кухнядагы мичтә онытып калдырганмын. Ут капты, янгынны сүндерүе дә бик җиңелләрдән түгел икән. Шәм ясаганда иминлек кагыйдәләрен истә тоту мөһим, — дип сөйли Анатолий.

Үз куллары белән ясалган блиндаж шәме 8 сәгать буена янарга мөмкин. Аны ризыкны җылыту яки җылыну өчен кулланырга мөмкин, хәзерге шартларда бу безнең хәрбиләр өчен бик мөһим.

«Әгәр дә сез яхшы эштә катнашырга — материаллар алып килергә яки шәмнәр ясарга өйрәнергә телисез икән, сезне һәрвакыт «Игелек планетасы» гуманитар ярдәм кабул итү пунктында көтәләр. Ул Тынычлык проспекты, 24а адресы буенча урнашкан», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100