news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга кан тамырлары үзәге Татарстанда иң яхшылар рейтингына керде

Алабуга кан тамырлары үзәге Татарстанда иң яхшылар рейтингына керде
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуга үзәк район хастанәсенең неврология бүлеге мөдире Гасан Ахмедов Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көненә һәм Татарстан инсульт хезмәтенең 15 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядән бүләк белән кайтты. Бу хакта «Алабуга нуры» хастаханәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Алабуга бүлекчәсе геморрагик инсульттан үлемнәр саны буенча иң түбән күрсәткеч номинациясендә 1 урынны алды. Конкурс Татарстанның 20 кан тамырлары үзәге арасында үткәрелде.

Алабуга үзәк район хастаханәсенең неврология бүлеге 12 ел эшли. Гасан Ахмедов — тәҗрибәле табиб-невролог, үзәк ачылган көннән бирле эшли. Үзәк район хастаханәсенең неврология бүлегендә югары квалификацияле персонал: тәҗрибәле табиблар, логопед, психолог, ЛФК инструкторлары һәм шәфкать туташлары тупланган.

Неврологиядә баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авырулар өчен (ОНМК) 6 урынлы реанимация һәм интенсив терапия блогы булган 24 урынлы беренчел кан тамырлары үзәге эшли.

Беренчел кан тамырлары үзәгендә неврологлар инсульт, баш миенә кан саву һәм башка неврологик авырулары булган пациентларга махсус ярдәм күрсәтәләр. Бирегә Алабугадан гына түгел, күрше Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск районнарыннан да дәваланырга киләләр. Ел саен Алабуга неврологлары якынча 700 авыруга ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100