news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга – Ижевск юлының Менделеевск турысында җиңел машина янып беткән

Транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр арта бара

(Казан, 6 март, “Татар-информ”). 4 март төнендәге сәгать 3 нче яртыда Алабуга – Ижевск юлының 26 нчы чакрымында, Менделеевск районы турысында, “ВАЗ-2115” җиңел машинасы рулендагы 1983 елгы кеше, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне һәм алдагы транспорт белән араны дөрес сайлый алмау нәтиҗәсендә, каршында барган 1977 елгы шофер идарәсендәге “КамАЗ”га килеп бәрелгән. Җиңел машина рулендәге зат һәм аның 1992 елгы пассажиры һәлакәт урынында үлгән, ә алар барган автомобиль шунда янып беткән.

“Татар-информ” агентлыгына аша бу хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot