Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга ипподромында ат спорты ярышлары узды
«Кентавр» ат-спорт клубы беренчелеге өчен ярышта Татарстан, Самара, Ижевск һәм Пермь спортчылары катнашты.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Алабуга ипподромында «Кентавр» ат-спорт клубы беренчелеге буенча ат спорты ярышлары узды. Ярышны «Татнефть» компаниясе һәм «Прикамнефть» нефть-газ табу идарәсе оештырды, дип яза «Новая Кама» газетасы.
Ярышларның тантаналы ачылышында «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов һәм Алабга хакимияте башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашты.
«Безнең республикада спортка зур игътибар бирелә, шул исәптән ат спортына да. Татарстанда ат спортын үстерү программасы эшләп килә, аның кысаларында биналар ремонтлана, ат спорты белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Тиздән яңа атлар булачак, ат заводы сезнең карамакта булачак, сайларга гына кирәк. Әлеге ярышлар – алар һәркем катнаша, тәҗрибә уртаклаша, үз осталыгын күрсәтә алырлык мәйдан. Ат спорты белән шөгыльләнүче балаларга игътирамым бик зур», – дип ярышта катнашучыларга һәм тамашачыларга мөрәҗәгать итте Наил Мәганов.
Зөлфия Сөнгатуллина үз чиратында турнирны оештыручыларга яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бүген бездә бик күңелле бәйрәм. Яңа атлар булачагын ишетеп балалар ничек шатланды», – дип өстәде ул.
Ярышларга Әлмәт, Чаллы, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән, Актүбә, Байлар Сабасы бистәләреннән, шулай ук Самара, Ижевск һәм Пермьнән, спортчылар җыелды. Барлык катнашучылар 3 төркемгә бүленде: балалар (2001–2004 елларда туган); яшүсмерләр (1999-2001елларда туган); зурлар төркеме (1993 елда туган һәм аннан зурраклар).
Нәтиҗәләр буенча, ярышта беренче төркемдәгеләр арасында беренчелекне Әлмәттән Илья Слесарев алды. Икенче урынга Алабугадан Виктория Томилина һәм өченче урынга шулай ук аның якташы Полина Федорова чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз