Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга интернат-йорты 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
«Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Интернат — Алабуганың иң борынгы социаль учреждениеләренең һәм Татарстанда иң зурларның берсе. Биредә төрле сәбәпләр аркасында интернатка эләккән 130 кеше үз гаиләсен тапкан. Шул исәптән 117 кешенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән.
Монда ук интернат-йортның хәзер ничек яшәвен белергә мөмкин иде. Аның хезмәткәрләре — зур йөрәкле кешеләр, алар үз көчләрен һәм күңел җылысын башкаларга бирәләр, авыр мизгелләрне кичерергә ярдәм итәләр. Бу көнне аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм вазифаларын намуслы башкарганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Коллективны юбилей белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Учреждениегә тантаналы чарада 150 000 сумлык сертификат тапшырылды.
Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм кыскача республикада мондый учреждениеләрнең ничек эшләве турында сөйләде, аларның мөһим һәм катлаулы хезмәтләрен билгеләп үтте.
Интернат директоры Наталья Кәримова республика һәм район җитәкчелегенә, үз коллективына, шулай ук «Август Алабуга» генераль директорының персонал буенча урынбасары Тамара Томиловага һәм «Роквул-Волга» эш башкаручысы Гүзәл Гыйләҗетдиновага рәхмәт белдерде.
Интернат-йорт белән хезмәттәшлек итүләре турында Алабуга районы Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Изге Троица мәхәлләсе настоятеле иерей Илия (Кривов) һәм «Шатлык» мәчете имам-хатыйбы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз