Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга институтының 123 еллыгында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр
Быел Казан федераль университетына — 217, ә Алабуга институтына 123 ел тулды.
(Алабуга, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Узган эш атнасы КФУның Алабуга институтында бәйрәм чарасы белән тәмамланды, анда елга йомгак ясалды һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Бәйрәмдә катнашкан Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, КФУның Алабуга институты — районыбызда төп уку йорты.
Быел Казан федераль университетына — 217, ә Алабуга институтына 123 ел тулды.
«КФУ үзенең күп гасырлык тарихында озын һәм бай юл узды. Бөтен коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ул илдә һәм дөньяда танылган фән һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әверелде. Бүген коллектив төбәкне трансформацияләүгә ярдәм итү һәм, беренче чиратта, система барлыкка китерә торган проектларны генерацияләү юлы белән аның конкурентлык сәләтен күтәрү максатын куя», — дип башлады үзенең видеомөрәҗәгатен Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.
Ул вузның төп эш юнәлешләре белән уртаклашты һәм барлык хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде. Аларның хезмәтен КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон да билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, Казан федераль университеты тарихына катнашуыңны тану — зур горурлык. Алабуга институтында иҗади, фәнни, белем бирү проектларын бергәләп эшләү, югары уку йортының имиджы һәм аның үсеше өчен күп эшләр башкару гадәткә кергән.
Бу көнне иң яхшы хезмәткәрләр һәм студентлар район башлыгы, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Шулай ук аларның иң яхшылары Мактау тактасына кертеләчәк. Ветераннар да игътибардан читтә калмады. Югары уку йортының туган көне уңаеннан, аларга бассейн өчен абонементлар бүләк иттеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз