news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга институтында мәктәп укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Алабуга институтында мәктәп укытучыларының унынчы Халыкара фестивале узды.

Алабуга институтында мәктәп укытучылары тәҗрибә уртаклашты
alabuganury.ru/news/f%D3%99n-%D2%BB%D3%99m-m%D3%99garif/ukytuchylar-trib-urtaklashty

(Алабуга, 10 август, "Татар-информ", "Алабуга нуры", Гөлнур Якупова). 5-7 августка кадәр КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының унынчы Халыкара фестивале узды. Фестивальнең темасы – “Үзгәрешләр мәктәбе”. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Әлеге форум белем бирү системасындагы иң кискен һәм актуаль сорауларны чишәргә, күпме оста һәм талантлы укытучыларның фикер, тәҗрибә алышуына ярдәм итә. Быел да фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 500дән артык укытучы килде, модераторлар тарафыннан 100дән артык осталык дәресләре оештырылды.

Форум башланганчы, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырылган тематик күргәзмә белән танышты.

Ул Алабуга шәһәренең Мәдәният сараенда үтте. Алабуга районы мәгариф учреждениеләре уку процессында кулланыла торган инновацион технологияләрне тәкъдим итте. Алар арасында “Экотек”, “ЦифроЛето” белем бирү лагере, “Методик блокчейн “Лицей 5.0” һәм башка проектлар бар.

Әйтик, 29нчы балалар бакчасы нәниләре аларда уза торган робототехника дәресләрендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәтте. Балалар кыю рәвештә роботлар белән идарә итте һәм 3D рәсем ясау өчен ручка белән төрле фигуралар ясады. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, мәгариф системасы шулкадәр тиз үзгәрә, шуның өчен бар нәрсәгә дә өлгереп калырга кирәк. Башкарылган эшләргә ул бары тик уңай бәя бирде.

Тантана кысаларында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” традицион республика акциясе дә узды. Почетлы кунаклар кулыннан мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләрне 19 булачак беренче сыйныф укучысы алды. Портфельләрдән кала балаларга Минтимер Шәймиевның шәхси автографы белән “Ак барс кайда яши” дигән китап та бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100