news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга институтында Китап музее ачылды

Бәйрәмгә җыелганнарны музей белән профессор Анатолий Разживин таныштырды.

Алабуга институтында Китап музее ачылды
alabuganury.ru/

(Алабуга, 15 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры" ). КФУның Алабуга институтында үзенең мәһабәт һәм күз явын алырлык матур бинасының уку йорты буларак ачылуына 120 ел тулу уңае белән уздырылган тантана көнне Китап музее ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйрәмгә җыелганнарны музей белән профессор Анатолий Разживин таныштырды. Үз инициативасы белән оештырылган музейның төзелеше һәм эчтәлеге аңа тамырдан таныш булган инде: сөйләме дә мавыктыргыч һәм кызыклы булып чыкты. 

Музейның институт уку залында ачылуы канәгатьлек хисе тудыра. Дәресләргә хәзерләнергә яки китап алырга гына кергәндә дә, студент, стенага күз төшереп тә, китапларның тышлыкларын гына булса да күреп кала ала. Формалары, төпләнешләре, төзелешләре белән үк алар игътибарны җәлеп итәләр бит. 

Иң әүвәл Китап музееның бер бүлеген Христиан диненә кагылышлы чыганаклар тәшкил итүен билгеләп үтәргә кирәк. VIII гасыр башларында ук дөнья күргән “Ветхий завет” күзгә ташлана. Аңа янәшә үк “Ветхий завет”ның русчага тәрҗемәсе урнаштырылган.

Алга таба 1757 елда яхшы кәгазьгә аерым-ачык хәрефләр белән, озак сакланырлык итеп, “Библия” басылып чыкканлыгын күрәсең. Алга таба да зур, матур тышлыкларыннан һәм исемнәреннән үк тарихи әһәмияте зур булган чыганаклар тезелеп китә.

Музейга урнаштырылган хезмәтләр, чыганаклар, китаплар – һәммәсе истәлекле, һәммәсе тарихи. Түбәндәге чыганаклар, мәсәлән, безнең туган илебездә немец фашистлары белән утлы-ялкынлы сугыш елларында да әдәби әсәрләр бастыруның, уку йортлары турында кайгыртуның өзелеп тормаганлыгы турында сөйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100