news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга институты студентлары пауэрлифтинг турнирында җиңде

Алабуга институты студентлары пауэрлифтинг турнирында җиңде
Фото: https://alabuganury.ru/

Чаллыда пауэрлифтинг буенча муниципальара турнир узды. Ярышлар турында «Алабуга нуры» институтның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Казан федераль университетының Алабуга институты спортчылары физик культура теориясе һәм методикасы һәм тормыш иминлеге кафедрасы доценты Олег Разживин җитәкчелегендә турнирда уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр өчлегенә керде.

76 кг кадәрге хатын-кызлар арасында 3нче урынны Анастасия Николаева алды. 66 килограммга кадәрге ир-атлар арасында 1 урынны Илшат Махмуров, 2 урынны Раниф Рәхмәтуллин алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot