news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга институты бинасы янында яңа машина кую урыны ачылды

Быел Казан федераль университетының Алабуга институты территориясендә машиналар өчен 52 урынлык парковка төзелде. Укытучыларны һәм студентларны парковка ачылу белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул Алабуга районының мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүче югары уку йортының әһәмиятле ролен билгеләп үтте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон шәһәр җитәкчелегенә Алабуганың тарихи өлешен төзекләндерүгә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ачылу тантанасы югары уку йорты бинасы янында, «Сытый студент» кафесы янында символик агач утырту белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot