Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга халкы утсыз калды
70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектларында ут юк.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Инде 30 минут Алабуга халкы утсыз утыра, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрдә, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы объектларында ут юк.
Хәзерге вакытта белгечләр моның сәбәбен ачыклый. Урында «Челтәр компаниясе» җәмгыяте авария бригадалары һәм Алабуга янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме эшли.
Шәһәрдә светофорлар эшләмәү сәбәпле бер юл һәлакәте булган инде.
Энергетиклар 30-40 минуттан электр белән тәэмин итүне торгызырга вәгъдә итте, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Алабуга район электр челтәрләре башлыгы Максим Михеев. Ул искәрткәнчә, ут авария аркасында беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз