news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга фермеры 1 килограмм авырлыктагы гигант помидорлар үстерә

Быелгы һава шартлары уңышның сыйфатына уңай йогынты ясаган, томатлар эсседә интенсив рәвештә өлгерә башлаган – фермер көн саен 750 килограммга якын уңыш җыя.

Алабуга фермеры 1 килограмм авырлыктагы гигант помидорлар үстерә
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Алабуга районы фермеры Валерий Тукмачев гигант помидорлар үстерә, аларның авырлыгы 1 килограммга җитәргә мөмкин. Фермер үстерә торган «Изабель F1 Гавриш» сорты бактериоз һәм альтернариозга карата ныклы иммунитетка ия. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Аграрий яшелчәләрне ачык грунтта үстерә. Аның теплицасының мәйданы 4,8 мең квадрат метр тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыкка субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтә.

Валерий Тукмачев помидор рассадасын февраль аенда ук утырта башлый, март аенда исә яшелчәне халыкка һәм Алабугадагы сәүдә челтәрләрендә сата. Бөтен продукция экологик яктан чиста, дип раслый фермер.

Быелгы һава шартлары уңышның сыйфатына уңай йогынты ясаган, томатлар эсседә интенсив рәвештә өлгерә башлаган – фермер көн саен 750 килограммга якын уңыш җыя.

news_right_1
news_right_2
news_bot