news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга эшмәкәрләре хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча фикер алышты

Семинар шәһәрне Бөтенроссия авыл уеннары үткәрүгә әзерләүдә әһәмияткә ия

(Алабуга, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабугада “Тотрыклы бизнес” проектын гамәлгә ашыру кысаларында клиентларга заманча хезмәт күрсәтүгә багышланган зона семинар-практикумы узды.
Анда кафе, ресторан, кунакханә, чәчтарашханә салоннары җитәкчеләре катнашты. Семинар шәһәрне июльдә узачак Бөтенроссия авыл уеннары үткәрүгә әзерләүдә әһәмияткә ия. Алабуга кунакчыл гына булып калырга түгел, ә башкаладан калышмыйча хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен дә күтәрергә тиеш, дип саный ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе һәм “Деловая Россия” ҖЧҖнең Татарстан төбәк бүлеге кебек оештыручылар.


news_right_1
news_right_2
news_bot