news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга электр челтәрләре филиалының 40 еллыгын билгеләп үттеләр

Алабуга электр челтәрләре филиалының 40 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга мәдәният сараеның зур залында Алабуга электр челтәрләре филиалының 40 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Программаны символик яктылык тамашасы ачып җибәрде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Предприятие коллективын 40 еллыгы белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Челтәр компаниясе барлык бурычларны да уңышлы үти. Алабугада яңа торак сафка кертелә, Көньяк парк төзелә, тарихи үзәк үзгәртелә, анда һава линияләре кабельле башкаруга күчерелә. Бу оперативлык һәм планлы хезмәт таләп итә.

Бүген Алабуга районы социаль-икътисади үсеш буенча лидер булып тора, бу энергетиклар керткән өлештән башка мөмкин булмас иде. Рөстәм Нуриев коллективка патриотлык, профессиональлек һәм эшкә тугрылык өчен рәхмәт белдерде. Башлык компания җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды.

Бу көнне Челтәр компаниясе җитәкчеләреннән, Кукмара, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим, Теләче, Саба, Менделеевск районнары администрациясе вәкилләреннән котлаулар яңгырады. Алар билгеләп үткәнчә, энергетика — районнар үсешенең нигезе, ул эшчәнлекнең барлык өлкәләренә һәм халыкның тормыш сыйфатына тәэсир итә.

Хезмәткәрләрне бүләкләү концерт номерлары белән чиратлашып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100