news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Alabuga City Hotel резидентлар ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп яңартылачак

Кунакханә комплексы 1,1 млрд сумга сатып алынган, хәзер кунакханә операторы белән сөйләшүләр алып барыла.

(Алабуга, 13 октябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). «Алабуга» махсус икътисади зона җитәкчелеге Alabuga City Hotelның мөмкин булган операторы белән сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" АҖ нең корпоратив мәсьәләләр буенча департамент директоры Михаил Миронов сөйләде. Резидентлар кунакханәнең операторы танылган дөнья бренде булуын теләгәннәр.

«Алабуга» МИЗ Alabuga City Hotel ны 1,1 млрд сумга сатып алган. Комплексны яңарту өчен күпме акча таләп ителәчәге  мәгълүм түгел. Бары тик аның өч яки дүрт "йолдызлы" кунакханә булачагы гына билгеле.

"Alabuga City Hotel кунакханәсен сатып алу - ул "Алабуга" МИЗ инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча тагын бер чара. Якын арада махсус икътисади зонада заводлар төзелә башлаячак, ә белгечләрне урнаштыру өчен заманча кунакханә кирәк булачак. Кызганычка каршы, соңгы арада Alabuga City Hotel күпчелек инвесторлар таләпләрен канәгатьләндермәгән, шуңа күрә "Алабуга" МИЗ акционерлары кунакханәне милек буларак сатып алырга һәм профессиональ кунакханә операторына идарә итәргә бирергә карар итте. Киләчәктә кунакханәдә резидентлар гына түгел, ә Алабуга, Чаллы, Түбән Камага килүче сәяхәтчеләр дә яшәр дип көтелә", - дип билгеләп үтте агентлык әңгәмәдәше.

Михаил Миронов сүзләренчә, якын арада кунакханә яңарту өчен ябылачак, аны киләсе елда ачу планлаштырыла.

Alabuga City Hotel кунакханә комплексы 2009 елда ачылган. Ул вакыттагы инвесторы - «Ак Барс» банк.

news_right_1
news_right_2
news_bot