Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камада БПЛА һөҗүм итү куркынычы игълан ителде
Алабуга, Чаллы һәм Түбән Камада БПЛА һөҗүм итү куркынычы игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында хәбәр иттеләр.
Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрдән иминлек чараларын үтәүләрен, яшеренү урыннарына – подвалларга, паркингларга төшүләрен, тәрәзәләр янына якын килмәүләрен сорыйлар.
Республикада пилотсыз очкычлар төшкән урыннарны, шулай ук һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшен фото һәм видеога төшерү катгый рәвештә тыела. Шулай ук мондый материалларны интернетта урнаштырырга ярамый.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бер сәгать элек Түбән Каманың Бегишево аэропортында чикләүләр кертелде.
Татарстанда төннән бирле «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз