news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына берничә күргәзмә әзерләгән

Алабуга шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына берничә күргәзмә әзерләнгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы генераль директоры урынбасары Тәнзилә Агишина сөйләде.

Алабугада мәдәни мирас булып саналган 184 объект бар. 18 музей күргәзмәсе ачылган, 40 лап төрле туристик маршрут исәпләнә. «Туристлар елдан ел арта. Машинада сәяхәт итүчеләр күбәя. Су юлы белән килүчеләр дә бар. 7нче майда көн дәвамында биш кораб көтәбез», - диде Тәнзилә Агишина.

«Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бик күп күргәзмә ачылды. Алабуганың тарихи өлешендә йөреп, урамнарда «Алабуга фотохроникалары», «Бөек Ватан сугышы елларында Алабуга» дигән зур баннер күргәзмәләре белән танышырга мөмкин. Кече шәһәрнең бөек Җиңүгә керткән өлешен күрергә була», - диде музей вәкиле.

Аның сүзләренчә, интерактив, экскурсион турлар популяр. «Бөек Ватан сугышы елларында медицина», «Үз чоры геройлары» дигән турлар әзерләнде. Сәгать саен группалар килә. Тарихи квартал буйлап 2-3 сәгать йөреп, сугыш чоры рухына чумасың», - дип билгеләп үтте Тәнзилә Агишина.

Ул 17 нче майда «Музейлар төне» узачагын хәбәр итте. «Сигез интерактив мәйданчык Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә – «Геройлар» темасына багышлана. Кичке 18.00 сәгатьтә башлана», - диде.

«Хәзер Алабугада бик якты, бар җирдә утлар яна, фонарьлар яктыртып тора. Көннең теләсә кайсы вакытында йөрергә бик рәхәт», - дип әйтте Тәнзилә Агишина.

news_right_1
news_right_2
news_bot