news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга “бердәмроссиялеләре” хәйрия акциясе оештырды

“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең партия проектына декабрь аенда ук старт бирелгән иде

(Алабуга, 17 февраль, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге “Игелек планетасы” яшьләр һәм инвалид балалар республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә студент яшьләр һәм шәһәрнең хезмәт коллективлары өчен концертлар циклы оештырды.
“Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең партия проектына декабрь аенда ук старт бирелгән иде. Аның бурычы – физик мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне уртак социаль–икътисади киңлеккә, шәһәрнең иҗтимагый–сәяси һәм мәдәни тормышына җәлеп итү.
Концертлар уку йортлары, шәһәр предприятиеләрендә узды. Партиянең җирле бүлеге 8 яшьлек Валерийга операция ясау, нәни Булатка техник чара – вертикализатор сатып алу өчен акча җыюда ярдәм итте.
Соңгы ике концерттан гына да янгын сагы бүлеге һәм “Алабугагаз” идарәсендә 13,5 мең сумнан артык акча җыелды. Акчаларның бер өлеше вертикализатор сатып алу өчен 11 яшьлек Илсөяргә тапшырылды.
Хәйрия марафоны башка предприятие һәм оешмаларда да дәвам итәчәк. Районда шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү буенча “Балага ярдәм ит”, “Дустыңа булыш”, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100