news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга белгече Мөслим районында хатын-кызларга чигү эшләре серләрен өйрәтте

2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим районында рухи яктан белемнәрен арттыру максаты белән һәрдаим төрле мастер-класслар уза. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә.

Бүген туган якны өйрәнү музеена, чигү осталыкларын арттырырга дип, район халкы җыелды. Чарага Альберт Шәйхлисламов чакырылган иде. Ул бүгенге көндә Казан федераль университетының Алабуга филиалында һәм Алабуга сәнгать көллиятендә дизайн фәне буенча белем бирә.

Ул район хатын-кызларына чигү эшләре белән шөгыльләнгәндә материал, төс, орнаментларны куллану серләрен өйрәтте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100