news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга башлыгы гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирде

Алабуга башлыгы гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирде
Фото: https://alabuganury.ru/

Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриев гражданнар белән очрашты. Ул хәрбиләргә түләү, микрозайм буенча бурычлардан котылу, ремонт белән ярдәм итү — шушы һәм башка проблемалы сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләрне тыңлады. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Шәһәр мэры Алабуга прокуроры Айрат Низамиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Олег Камалюков, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе («Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы) Марина Прохорова, ТР Хәрби комиссариатының Алабуга һәм Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Николай Битюков һәм башка шәһәр җитәкчеләре белән алабугалылар белән очрашу үткәрде.

Ике дистәгә якын мөрәҗәгатьнең яртысы махсус хәрби операция темасы белән бәйле: килүчеләр арасында хәзерге вакытта махсус хәрби операөия зонасында булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләре, хатыннары һәм башка туганнары булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot