news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга башлыгы сөт җитештерү күрсәткечләре түбән булу сәбәбен аңлатудан баш тартты

Геннадий Емельянов рәсми сорау җибәрүне сорады.

Алабуга башлыгы сөт җитештерү күрсәткечләре түбән булу сәбәбен аңлатудан баш тартты
elabuga-rt.ru

(Казан, 15 февраль “Татар - информ”, Алинә Кадриева). Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов сөт җитештерү буенча күрсәткечләрнең нигә түбән булуын аңлатудан баш тартты. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Телефон аша кыскача аңлатып булмый. Рәсми сорау җибәрегез башта, аннары тулы җавап кайтарырбыз” , - диде ул.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Алабуга районы 17,9 мең тонна сөт җитештергән. Бу - 2017 ел белән чагыштырганда 88 процент. Бөгелмә районында бу күрсәткеч 76, ә Мөслимдә - 62 процент.

  • Министрлар Кабинетында узган утырышта Татарстан Президенты күрсәткечләре түбән булган Мөслим, Бөгелмә, Алабуга районнары башлыкларына эштән алу белән янады.

Бүген Алабуга районында бер сыердан көненә 13,6 литр сөт савып алалар, бу – республикадагы 43 район арасында 18 урын.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, районда иң түбән күрсәткечле хуҗалыклар – көненә быел сыердан 8,3 литр сөт савып алган “Нократ таңнары” хуҗалыгы (җитәкчесе – Сергей Полынкин) һәм 9,7 литр сөт сауган “Костенеево” хуҗалыгы (җитәкчесе – Илнур Фазуллин).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100