news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга балалар йорты автобус откан

Инде Мамай курганына кадәр барырга җыеналар

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Алабуга балалар йорты социаль юнәлештәге проектлар буенча республика конкурсында автобус откан.

Бу конкурс «РИТЭК» ширкәте һәм «ЛУКОЙЛ» шәфкатьлелек фонды булышлыгы белән үткәрелде. Алабугалылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә уздырылучы “Игелек кылырга барабыз” проекты өчен “ Шәфкатьлелек” номинациясендә җиңү яулыйлар. Алабуга балалары сугышчан дан урыннарында булырга, хәтта Мамай курганына кадәр барып җитәргә ниятли. Шулай ук кайчандыр Алабуга балалар йортында яшәгән өлкәннәрнең хәлен белеп кайтырга да исәпләре бар аларның.
Хыялларын конкурста отып алган 18 урынлы “Ford Transit” автобусында тормышка ашыра алачак.

Җиңүчеләргә автобус 8 октябрьдә килеп җитәчәк, дип шатлык уртаклаша “Алабуга нуры” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100