news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга балалар поликлиникасыннан 170 кеше эвакуацияләнгән

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Алабугада балалар поликлиникасының подвалында төтен чыгу сәбәпле, 170 кеше эвакуацияләнде. Алар арасында 20 бала бар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Нефтьчеләр проспектындагы балалар поликлиникасының подвалында төтен чыгу турында хәбәр бүген 112 номерына 11.25 сәгатьтә килде", – диделәр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 Биш минуттан соң янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Алар подвалда кыска ялганыш булуын ачыклый.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче поликлиникадан 170 кеше, шул исәптән 20 бала, 50 өлкән кеше һәм 100 хезмәткәр чыкты.

Һәлакәттә зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot