news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга бала тудыру йортында 43 хатын-кыз тавыш биргән

Алабуга районы үзәк хастаханәсе бинасында 1408 нче сайлау участогы эшләде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, “Новая Кама”). Алабуга районы үзәк хастаханәсе бинасында 1408нче сайлау участогы эшли. Биредә дәваланырга килүче 158 кеше исемлеккә кергән. Алабуга бала тудыру йортында шулардан 43 хатын-кыз тавыш биргән.

Үзлектән йөри алучылар участокка килеп, үз тавышларын биргән. Йөри алмаучылар янына сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә урналар белән үзләре килгән.

“Мин үзем лаеклы дип санаган кандидатка тавыш бирдем. Иң мөһиме, җирдә тынычлык булсын. Шөкер, пенсия алабыз, хәтта балаларга булышабыз. Мин һәр сайлауда катнашам, менә быел хастаханәгә эләккән идем, монда тавыш бирдем. Шундый мөмкинлек булдырылган өчен рәхмәтлемен” , — диде Алабуга районы үзәк хастаханәсендә дәваланучы Фирая Солтангәрәева.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100