news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга, Бөгелмә районнарында сыйфатсыз ризыкка шикаятьләр расланган

Казан Кремлендәге утырышта Бөгелмә, Алабуга һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары хисап тота.

Алабуга, Бөгелмә районнарында сыйфатсыз ризыкка шикаятьләр расланган
архив

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар гарифуллина). Алабуга, Бөгелмә районнарында белем бирү, сәламәтлек саклау оешмаларында тукландыруга кагылышлы шикаятьләр расланган. Бу хакта журналистларга Казан Кремлендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Александр Маратканов әйтте.

Бүген биредә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышы узды.

Александр Маратканов сүзләренчә, үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, бу районнарда сыйфатсыз ризыкка зарланулар булган. “Анда бик үк сыйфатлы продуктлар кулланылмаган. Тикшерү үткәреп, чыннан да продуктлар сатып алу эшендә нәтиҗәлелек күренмәгән”, - диде.

Ул Бөгелмә, Алабуга һәм Яңа Чишмә районнарында республика эксперт комиссиясе төркеме эшләгәнен әйтте. Бүгенге утырышта шушы район башлыклары Президентка үткәрелгән чаралар турында хисап тотуын, шулай ук, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы һәм сәламәтлек саклау министрлары чыгыш ясавын билгеләп узды.

“Без керем турында белешмәләр декларацияләре буенча эшне тизләтү өчен, органнар арасында электрон хезмәттәшлекне кулланабыз. Шуңа күрә елдан-ел күбрәк хокук бозулар ачыклыйбыз, декларацияне тутыру буенча хезмәткәрләргә таләпләр арта. Прокуратура, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында кадрлар бүлекләре эше актив бара. Эш нәтиҗәлелеге арта”, - диде Маратканов.

“Төп бурыч – дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә, карарлар кабул иткәндә, үтә күренмәлелек өчен шартлар тудыру. Хезмәткәрнең коррупциягә тартылуына мөмкинлек тә булмаска тиеш”, - дип әйтте белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100