news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» турнирына әзерләнә

Алабуга җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» турнирына әзерләнә
Фото: dumrt.ru

2026 елның 1 августында, шимбә көнне, Алабуга шәһәрчеге территориясендә традицион җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» V Бөтенроссия турниры узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел турнирда катнашу өчен 110 гариза килеп иреште. Турнирның географиясе Татарстан Республикасын, Башкортстан Республикасын, шулай ук Ульяновск, Әстерхан өлкәсен һәм Төркияне үз эченә ала.

«Туган Батыр» турниры – җәядән ук атуны, Россия халыкларының тарихи мирасын һәм милли мәдәни традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уникаль спорт-мәдәният проекты. Беренче тапкыр ярышлар 2022 елда уздырылды һәм кыска гына вакыт эчендә традицион спорт төрләре өлкәсендә әһәмиятле вакыйгаларның берсенә әверелде.

Әлеге чара Казан шәһәренең «Туган авылым» милли-туристик комплексы, нәзарәтнең Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибәте, Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы, Башкортстан Республикасының «Мәргән уксы» атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы, Алабуга шәһәренең «МАКСАТ» спорт клубы, Россия Федерациясенең җәядән ук ату федерациясе тарафыннан оештырыла.

Ярышлардан тыш, турнир мәйданчыкларында һөнәрчелек ярминкәләре, уктан ату һәм сөңге ыргыту буенча мастер-класслар, балалар өчен уен зонасы, атта йөрү, тематик фотозоналар, этно-артистлар чыгышлары көтелә. Чараның махсус кунаклары – Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «SORNAY» фольклор-этнография ансамбле булачак. Шулай ук турнир кысаларында 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча III ачык республика турниры узачак, «Туган Батыр» анимацион фильмы күрсәтеләчәк.

12.00 сәгатьтә хәзрәтләр, турнирда катнашучылар, кунаклар һәм алабугалылар әлеге тарихи җирлектә борынгы Ак мәчет урынына өйлә намазына җыелачак, Ватанны саклаучылар һәм Туган җиребез иминлеге өчен догалар кылачак.

Ярышлар Татарстанның иң танылган тарихи һәйкәлләренең берсе булган Алабуга шәһәрчегендә узачак. Аның территориясендә X гасырга караган уникаль архитектура объекты – борынгы Болгар мәчетенең бер өлеше сакланып калган. Бу тарихи җирлекнең мохите, заманча спорт белән ата-бабаларыбызның күп гасырлык традицияләре белән үрелеп, турнирга аерым бер төсмер бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot