^Алабуга аграрийларына “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләрен тапшыралар
^Алабуга аграрийларына “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләрен тапшыралар
(Алабуга, 16 ноябрь, "Татар-информ", Ләйсән Юмарт). Бүген Алабуга районының иң яхшы 16 авыл хуҗалыгы хезмәткәренә “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” юбилей медальләрен тапшыралар. Әлеге тантана авыл хуҗалыгы идарәсе бинасында була. Бүләкләнүчеләр арасында – сыер савучылар, механизаторлар, зоотехниклар һәм авыл хуҗалыгы ветераннары. Авыл хезмәтчәннәрен Алабуга хакимияте башлыгы исеменнән Алабуга шәһәре һәм районы хакимияте аппараты җитәкчесе Моряк Йосыпов котлаячак.