Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга администрациясендә «Теләкләр чыршысы» барлыкка килде
Алабугада яшәүче һәркем балаларның хыяллары язылган открытканы сайлап, аны чынга ашыра ала. Юу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Алабуга районы хакимияте холлында «Теләкләр чыршысы» урнаштырылган. Анда аз керемле гаиләләрдәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның Яңа ел хыяллары язылган открыткалар урнаштырылган.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев үзенең Telegram-каналында хәбәр иткәнчә, теләсә кайсы кеше изге акциягә кушыла ала: ошаган открытканы сайлап алырга, бүләк алырга һәм балага чын бәйрәм бүләк итәргә.
Акция авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итүгә һәм һәр бала өчен яңа елның тылсымлы атмосферасын тудыруга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз