Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Al Habtoor Group компаниясе Татарстанда эшчәнлек башларга җыена
Компания рәисе Казанга танышу өчен килгән.
(Казан, 2 февраль, "Татар-информ"). Татарстаннан төрле делегацияләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә була, төрле юнәлешләр буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барыла. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур белән очрашуда шул хакта искә төшерде.
"Берләшкән Гарәп Әмирлекләре – икътисадый элемтәләр үстерү өчен иң уңай партнерларның берсе, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген сезнең ил –нык һәм тотрыклы икътисадлы чәчәк атучы дәүләт".

Рөстәм Миңнеханов 2017 ел ахырында Дубайда булып, анда төрле нәтиҗәле очрашуларда катнашуын да җиткерде.
"Татарстан төрле юнәлешәләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең холдинг – иң эреләрнең берсе, Al Habtoor Group уникаль объектлар төзелешендә үзен күрсәтте, сезнең алымнар безгә ошый".

Al Habtoor Group компаниясе рәисе Хәләф Әл Хабтур инвестицияләү проектлары турында хәбәр итте, Казанга танышу өчен килүен җиткерде. Алар ТР Инвестицион үсеш агентлыгында, ИТ-паркта булган. Тагын "Казан-Арена" стадионына, Иске Татар бистәсенә экскурсияләр планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз