Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Әл-Әзһар» академиясе имамнары Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары үткәрә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чакыруы буенча республикабызга «Әл-Әзһар» академиясеннән (Мисыр дәүләте) җиде дин галиме килде. Алар – Коръән укучылар һәм ислам фәннәре укытучылары. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә кунаклар Татарстан мәчетләрендә тәравих намазлары һәм лекцияләр үткәрәчәк. Сәфәр дини багланышларны ныгыту максатыннан тормышка ашырыла.
Мисыр имамнары республиканың Чистай, Кукмара, Әлмәт, Лениногорск, Арча, Түбән Кама һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләренә юл тотты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз