news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Акылга зәгыйфь Казан кешесе подъезда 9 яшьлек мәктәп укучысын мәсхәрәләгән

Әлеге хәл Мәскәү районы йортларының берсендә булган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Акылга зәгыйфь Казан кешесе подъезда 9 яшьлек мәктәп укучысын мәсхәрәләгән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 3 гыйнварда ир-ат Мәскәү районы йортларының берсендә укудан кайтучы мәктәп укучысының артыннан күзәтеп килгән.

Суд-психиатрия экспертизасы 35 яшьлек казанлының акылга зәгыйфь икәнлеген һәм озак вакытлы дәвалану кирәклеген теркәгән.

Тоткарланучыга карата “Ундүрт яше тулмаган кешегә карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Ир-атка медицина характерындагы мәҗбүри чара куллану өчен эш судка юлланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot