news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Акылга сай кешеләр сурәтләгән»: Галим Татарстан һәйкәлләре төшерелгән купюра турында

«Акылга сай кешеләр сурәтләгән»: Галим Татарстан һәйкәлләре төшерелгән купюра турында
"Татар-информ"

Үзәк Банкның Сөембикә манарасы һәм Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее сурәтләнгән яңа кәгазь купюрасы дизайнын акылга сай кешеләр эшләгән, алар аның ахыр чиктә ничек күренәчәген уйламаган, дип саный танылган этнограф һәм демограф Дамир Исхаков.

«Благовещенск соборын һәм Сөембикә манарасын берьюлы кертү мөмкинлеге бар иде. Шул чакта тигезлек сакланып калыр иде, ләкин акылга сай кешеләр менә шулай сурәтләгән», – дип билгеләп үтте эксперт, "Татар-информ"га әнгәмәсендә.

Исегезгә төшерәбез, 1 мең сумлык яңартылган купюраны тәкъдим иткәннән соң, кайбер блогер һәм җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы өстендә ярымай торуына, ә хәзерге вакытта музей булып торган элеккеге собор бинасы рәсеме өстендә ни өчендер православие тәресе өстәлмәвенә игътибар итә.

Шул сәбәпле гауга чыга һәм купюра ясаучыларны хәтта «исламлаштыруда» гаеплиләр. Нәтиҗәдә, ул киң әйләнешкә җибәрелми, аны эшләп бетерү өчен кире кайтаралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot