news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Акыл фабрикасы»нда чәк-чәк рецептын ЮНЕСКО объекты итү турында фикерләштеләр

«Бу эшләр инде күптәннән алып барыла, тик ЮНЕСКОда әлегә бу фикерне кабул итмиләр».

«Акыл фабрикасы»нда чәк-чәк рецептын ЮНЕСКО объекты итү турында фикерләштеләр
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). «Акыл фабрикасы» белем бирү форумының кичәге чарасында чәк-чәк ясау рецептын ЮНЕСКО объекты итү буенча киңәшләр яңгырады.

Кичә Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Акыл фабрикасы» белем бирү форумының «Мәдәният һәм урбанистика» темасына багышланган чаралар үтте. Шуларның берсе «Шәһәрнең үзенчәлегенә яңача караш» темасына оештырылган воркшоп булды.

  • Воркшоп — (инглизчәдән workshop — остаханә) практик юнәлешле өйрәтү чарасы.

Башта лекторлар үзләре мәдәнияткә бәйле шәһәрне ничек җиһазландырып булуын аңлатты. Алар Казандагы «Чәк-чәк» музее, Татар хатын-кызлары турында экскурсия, үз эченә Кыйссаи Йосыф турындагы операны алган экскурсия һәм балык рестораны турында сөйләде.

«Чәк-чәк музее» җитәкчесе Алинә Казанда урнашкан әлеге музей турында сөйләде. Әлеге музейның туристлар арасында популяр булуын, аларда экскурсиядән тыш чәк-чәк ясау буенча мастер-класслар оештырылуын да әйтте.

Тыңлаучылар белән фикер алышу башлангач, бер ханым «Чәк-чәк ясау рецептын ЮНЕСКОга кертү буенча берәр эшләр алып барыламы?» — дип сорады.

«Бу эшләр инде күптәннән алып барыла, тик ЮНЕСКОда әлегә бу фикерне кабул итмиләр. Бәлки, без чәк-чәк турында фильм төшергәч, без аның ашап була торган әйбер генә түгел, ә тулы бер мәдәният икәнен күрсәткәч, аларның фикере үзгәрер», — диде музей җитәкчесе. Алар үзләренең YouTube каналы өчен чәк-чәк турында фильм төшерергә тели.

Соңыннан лекция тыңлаучыларга үзләренең проектларын булдыру турында фикер алышырга тәкъдим иттеләр. Аларны өч төркемгә бүлделәр, шулай итеп, «Акыл фабрикасы» лекцияләренә килгән кешеләр үзләре дә төрле проект идеяләрен тәкъдим итеп карады. 



Галерея: «Акыл фабрикасы»нда «Шәһәрнең үзенчәлегенә яңача караш» темасына фикер алышу
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100