news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышның Яңа Әлем мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләгән

Актанышның Яңа Әлем мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләгән

Актанышның Яңа Әлем мәктәбендә «Ярдәм янәшә!» акциясе игълан ителде. Юл иминлеге дружинасы отряды укучылары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм әзерләде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Укучылар, укытучылар, әти-әниләр әлеге хәйрия акциясендә бик актив катнашты. Солдатларга кирәкле көнкүреш әйберләре, азык-төлек бик күп җыелды.

Акциягә китерелгән әйберләрне мәктәпнең Юл иминлеге дружинасы отряды әгъзалары тартмаларга тутырырга ярдәм иттеләр. Укучылар бергәләп мөстәкыйль рәвештә окоп шәмнәре дә ясаган. Калай савытларны җыеп чистартканнар, аның эченә барлык шартын туры китереп парафин агызганнар. Әлеге шәмнәр балаларның кул җылысы һәм күңел җылысы белән эшләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot