news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актуаль тема // ТИМЕРНЕ КЫЗУЫНДА СУГЫП КАЛАСЫ ИДЕ!

Актуаль тема // ТИМЕРНЕ КЫЗУЫНДА СУГЫП КАЛАСЫ ИДЕ!

Газетабызның алдагы саннарында татар теленә латин графикасын кайтару темасына нисбәтле мәсьәлә кузгатылган булса да, шуны тулырак ачу максатыннан, хәзерге көндә татарның иң танылган һәм тәҗрибәле сәясәтчеләренең берсе — Фәндәс Шакир улы САФИУЛЛИН белән очрашып сөйләшүне кирәк таптым, чөнки аның кызыклы фикерләрен халкыбызга җиткерү зарур.

Әңгәмәдәшем хакында кыскача мәгълүмат китерү урынлы булыр. Ул 1936 елда Татарстанның Азнакай районы Мәлбагыш саласында туган, балалык һәм үсмер еллары шул ук районның Актүбә авылында узган, унъеллык мәктәпне Бөгелмә шәһәрендә тәмамлаган. Егет 1954-88 елларда армия сафларында хезмәт иткән; Сарытау танк училищесы һәм Белоруссия дәүләт университетының философия факультетында төпле белем алган. Хәрби хезмәт баскычларыннан югары атлап, полковник дәрәҗәсенә кадәр җиткән Ф. Ш. Сафиуллинның армиядәге соңгы вазифасы — ракета гаскәрләренең Казан югары хәрби команда-инженерлык училищесында доцент, философия буенча өлкән укытучы. 1990 һәм 1995 елларда ул Татарстан Республикасы халык депутаты булып ике тапкыр сайланган; 1990-1995тә — Татарстан Югары Советының сугыш, хезмәт ветераннары, инвалидлар эшләре буенча даими комиссия рәисе; 1999-2003 елларда исә — Россия Дәүләт Думасы депутаты, әлеге Думаның халыкара эшләр комитеты һәм геосәясәт, Чечен Республикасындагы хәлләрне сәяси яктан җайга салуда ярдәм итү комиссияләре әгъзасы, Пакьстан һәм Кувейт парламентлары белән багланышлар буенча депутат төркеме координаторы һ. б.

Фәндәс аганың югары мөн-бәрдән яңгыраган шактый кискен чыгышларын, эшлекле һәм үтемле тәкъдимнәрен телевизор экранына берегеп, кайсы татар горурланмый карады икән?! Әйе, аның әхлак принциплары, сәяси кыйбласы әллә кайчан ап-ачык итеп билгеләнгән һәм аклар килсә — аклар, кызыллар килсә кызыллар погоным бар, дип, җил кайсы якка иссә, шунда борылырга тормый ул.

—“Латин фронты” ди-гән сүзләр соңгы вакытта еш ишетелә, гаммәви-мәгълүмат чараларында да ул гел телгә алына. Фәндәс абый, беркадәр ачыклык кертсәгез иде: оешмамы ул, программасы-мазар бармы, нинди статуска ия һәм эшчәнлеге Татарстанда гына җәелдереләме, әллә республикабыздан читтә татарлар яшәгән төбәк-ләрне дә колачлыймы?

— “Латин фронты“ оешма түгел ул. Моңарчы булган төрле оешмаларны, аларның статусына карамастан (фәнни, дәүләти, иҗтимагый һәм башка), бер идея, ягъни латин графикасына кайту идеясе тирәсенә туплау.

— Димәк, бу хәрәкәт була...

— Әйе. Аның программасы юк, фронтның командиры да юк. Кем шул идеягә кушыла, үзенең вәкаләтләренә таянып, мөмкинлекләреннән чыгып, шул идея максаты өчен эшли. Латин шрифтында язма бирәсез, шул темага материал урнаштырасыз, идеяне яклап язасыз икән, димәк, шул фронтка кушыласыз дигән сүз бу...

— Җитәкчесез генә, ягъни үз агымына куелган хәрәкәтнең сизелерлек уңай нәтиҗәсе булуына ышанып җитеп булмый, күңелдә барыбер шик бар...

— Оештыручысыз фронт булмый, әлбәттә — мин моны элеккеге хәрби офицер буларак та яхшы беләм. Монда лидерны романтик формадарак күз алдына китерәм мин.

“Латин фронты” дигән хәрә-кәткә кушылган беренче оешмаларны барысын бергә инициатив төркем дип атап була. Шул төркемдәге оешмаларның иң активы кайсы — шуны фактик лидер буларак тәкъдим итәр идем. Көчле оешмалар бар бит бездә: мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Алар бу эшкә җиң сызганып керешсә, Россия, дөнья күләмендә шундый оештыручы булып китсәләр начармыни? Шул рольдә Тарих һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтлары үзләрен күрсәтсәләр, билгеле, әйбәт булыр иде. Ләкин бу эштә үз артыннан ияртерлеге әлегә күренми... Исемлек, киңәйтелә барып, инде 60ка җитте. Кайберәүләр коллектив рәвештә кул куйган, мәсәлән, Башкортстаннан — 22 оешма, Мәскәү тирәсе һәм Мәскәүдән 19 татар яшьләре оешмасы тер-кәлгән. Кыскасы, исемлеккә теркәлүчеләрнең гомуми санын якын арада 500гә җиткерәсе иде дигән омтылыш бар.

— Әлеге мәсьәләнең барлык нечкәлекләрен бел-гән, хокукый-норматив документлар белән шактый таныш һәм тәҗрибәле сәясәтче буларак, үзегезне “Латин фронты” җитәкчесе итеп күрүне кирәк санамыйсызмы?

— Пенсиядә бит мин — мөмкинлекләрем бик чикле. Хәзергә “Латин фронты”н оештыру максаты минем өчен түбәндәгечә: теләктәш оешмалар исемлеген туплау һәм халыкка җиткереп бару. Төп мәгънәсе: Россия ягыннан татар язуының латинга кайтуына каршы булган 30-40ына (ә андыйлар җитәрлек!) без аны яклаучы 100 оешма табарга тиеш. Димәк, директива, әмер белән эшли торган оешма түгел, бу — сәяси демонстрация. Россия хакимиятенә шуны күрсәтү зарур: алар халык теләге икәнен төшенсен, һәм халкыбыз моны аңларга тиеш — киләчәге өчен мөһим нәрсә бу. Чөнки формаль рәвештә сүз латиница турында булса да, эчтәлеге буенча ул алай түгел: беренчедән, принцип эше, икенчедән, бусыннан да чигенсәк, безгә тагын нәрсә кала? Губернаторларны Россия билгеләп куячак, эш шунда таба бара. Ул инде Татарстан Президенты була алмый һәм республикабыз законында каралган ике теллелек губернаторга кагылмый, чөнки ул өстән билгеләнә ич! Шулай булгач, ике теллелек гамәлдән чыгарыла, аңлашыла ки, татар теле инде дәүләт теле статусын югалтачак. Барлый башласаң, чигенешләр алны-артлы көтеп тора. Мәгълүм булганча, Бердәм дәүләт имтиханнарын (ЕГЭ) бер елга кичектерделәр. Ә бит ул рус телендә генә буласы. Димәк, татар мәктәп-ләрен ачтырмаска, булганнарын ябарга юл ачу дигән сүз бу. Аннары милли республиканың бетүе көтелүен дә онытмаска кирәк. Татарстан Республикасын Ульяновски өлкәсе белән кушып, Идел-Кама губернасы итәсе көн якынлаша бара... “Латин фронты” — республика язмышын яклап оештырылган чара ул. Бу — безнең алгы сызык, шуңа күрә “фронт” сүзе кулланыла да. Шул яктан уңышка ирешә алсак, уйланыр иделәр: башкасына кагылыргамы? Максаты лингвистика түгел, кызганычка каршы, — сәясәт, һәм аны сәяси мәсь-әләгә әйләндерүче дә без түгел. Латиницаның татарга нигә кирәген биредә һәркем ачык күзаллагандыр инде...

— Ничә еллардан бирле Татарстанда латин графикасы нигезендә татарча уку һәм язу буенча экспериментлар үткәрелде, ул әле дә дәвам итә. Шунда ачыкланган кайбер уңайсыз яклар исәпкә алына торгандыр, аны камилләштерү күздә тотыламы икән?

— Россия Конституция суды аны татар язуы өчен тыйган форсаттан файдаланып, элек Татарстанда рәсми кабул ителгән латин хәрефле татар алфавитын бераз төзәтә дә алырбыз, шәт. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем ул варианты белән бик үк риза түгел, чөнки шактый кыенлыклары бар, мәсәлән, замана машинасы — компьютерда эшләү өчен. Миндә латин графикасы нигезендә татарча текстлар өчен программа булып та, текстымнан файдаланучыда ул булмаса, текстны укый алмый бит. Махсус программасыз гына дөньяның теләсә-кайсы почмагындагы татар белән иркен аралашу өчен бераз үзгәреш кертү кирәк тә инде. Галимнәр “Яңалиф” дип аталган вариантын әзерләделәр. Анысының да бераз гына тискәре яклары бар, ләкин рәсми кабул ител-гәненнән уңайлырак.

Әлифба сайлау — халыкның табигый хокукы һәм аны беркем дә тыя алмый. Телнең авазларын төгәл билгеләүче алфавиты булмаудан, ә кириллица татарга нәкъ шулай, әдәби телне үзләштерүдә шактый кыенлыклар бар; татар һәм рус телләрен кириллицада үзләштерүченең сөйләмендә акцент китереп чыгара (шул икесенең кайсын түбәнрәк дәрәҗәдә белә — шунысында күзәтелә ул). Инглиз телен, мәсәлән, әнә кириллицада үзләштереп карасыннар үз-ләре — нәтиҗәсе шул ук булачак!

Безгә, латиницаны тыюда нинди карар булуга да карамастан, позициябездән чигенергә ярамый — бусы бер. Идеянең икенче төп юнәлеше — халык-ара хокукларга таянып, Россия үзе таныган һәм Конституциясенә керткән халыкара нормаларны үтәргә хокукый юл белән мәҗбүр итәргә кирәк. Россиянең үзендә хәзер хокукый юл белән дөреслекне кайтару юлыбыз калмады — Конституция судыннан да югарырак суд юк бу дәүләттә. Димәк, беренчедән, кичекмәстән латин графикасына күчәргә һәм халыкара хокук нормаларына мөрәҗәгать итәргә. Карагыз, ә бит Россия Конституциясендәге 15 маддәнең 4нче пунктында халыкара хокук нормалары һәм принциплары Россия хокук системасының аерылгысыз өлеше һәм халыкара хокук нормалары Россия Конституциясеннән, законыннан өстенрәк булуы хакында әйтелгән. Шулай булгач, безнең өчен бер-дәнбер закон кала — милли азчылыкны яклау турындагы Европаның кысалы конвенциясе. Страсбургта 1995 елда кабул ителгән ул, 1998 елда исә Россия үзенеке иткән, таныган. Шуннан 5нче маддәнең алдагы ике пунктына гына күз салыйк: анда милли азчылык статусындагы халыкларның мәдәниятен үстерү, шулай ук аларның йөзен билгеләүче төп билгеләрен, аерым алганда, динен, телен, гореф-гадәтләрен, мәдәни мирасын саклау буенча яклар ышаныч белдергән; шул халыкларны ассимиляцияләнүгә юнәлдерелгән нинди дә булса сәяси һәм га-мәли басымнан тыелулары хакында да яклар килешеп куйган. Шулай булса да, Конституция суды моны кире какты, димәк, танымаска булды... Ә алфавитны көчләп тагу — ассимиляциягә илтүче туп-туры юл ул.

— Милли мәсьәләдә дөнья тәҗрибәсен Россия нишләп үзендә куллануны кирәк санамыйдыр? Ә бит бу яктан уңай, әйтер идем, үрнәк мисаллар бар...

— Әйе, мисал эзләп аптырыйсы юк. Венгриянең (ул федератив дәүләт түгел, милли-мәдәни автономия һәм республикалары юк) милләтләрне яклау буенча гамәлдәге законында, мәсәлән, рәсми рәвештә 20 аз санлы милләтләр исемлеккә кертелгән һәм шулардагы 8 гаиләдән җирле муниципалитетка гариза языла икән — бернинди бәхәссез милли класс ачыла; Австралиядә милли телдә укыту өчен 3 гариза җитә, дип ишеткәнем бар.

Кириллица — безгә 1939 елда репрессия формасында тагылган нәрсә. ВКП (б)ның яшерен карары ул, әмма анда Сталин, Берия кул куймаган. Никадәр вакыт узуга карамастан, ул карар беркайда да басылмаган һәм һаман да архивта “секретно” санала. Бу хакта СССРда бернинди Союз законы юк, Үзәк Комитет һәм съезд, пленум карарлары юк — фәкать яшерен күрсәтмә генә, ә нәтиҗәсен әйтеп тормыйм. Югарыдан килгән күрсәтмәне астан килгән теләк формасында әнә ничек итеп биргәннәр! Инде хәзер Конституция суды бездә 65 ел буе барган Сталин башбаштаклыгын законлаштырды — бу турыда үзләре үк ачык рәвештә белдерделәр. Халыкларны күпләп сөргенгә сөрү документларына имзаларын куйган “корыч куллы” Сталин, Берия дә милли телләр мәсьәләсенең бу ягын яхшы күзаллаган, шушы документка кул куярга җөрьәт итмәгән хәтта. Мәсьәләнең җитдилеге һәм әһәмияте шуннан да бик яхшы аңлашыла, минемчә... Тарихка күз салып, тагын шуны өстәргә була: Казанны тез чүктергән Явыз Иван да басып алган халыкларның теленә кул күтәрмәгән (татар язуы ул вакытта гарәп графикасы нигезендә булган). Гитлер Германиясенең 1940 елда кабул ителгән законы буенча яулап алган халыкларга мөнәсәбәтле “мәгариф стандарты” бар. Аның программасына түбән-дәгеләр кертелгән: 500гә кадәр саный белү һәм, “офицер әфәнделәр”нең машинасына тапталып, стресслы хәл китереп чыгармасыннар өчен, юл кагыйдәләрен өйрәнү кирәк һәм... бетте-китте! Эшкә стимул булсынга һәркөн һәр авылда тавыш көчәйткеч куеп (телевизор ул заманда юк бит әле), көннәр буе күңелле көйләр яңгырарга тиеш булган, ә тарихларын искә төшерү катгый тыелган! Бу соң Россиянең бүгенгесе түгелмени?!

— Татар язуында латиницаны кайтару буенча хокук даулап Страсбург Халыкара судына төркем яки кем исеменнән дә булса мөрә-җәгать итәргә җыенучы билгелеме, Сез бу мәсь-әләдә хәбәрдармы?

— Кызганычка каршы, үземнең генә моңа мөмкинлегем юк, чөнки аңа шактый акча кирәк. Дөрес, теләк белдерүчеләр бар. Мин үзем дә бөтен җаваплылыкны да үз өстемә алырга, бу эшне башкарырга бүген үк риза, техник яктан ярдәмче, ягъни халык-ара хокук нормалары нигезендә дөрес итеп гариза язуда, тәрҗемә итүдә яхшы белгеч кирәк була. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында бу хакта киңәштек, тәкъдимнәремне җиткердем. Әлегә бу мәсьәлә хәл ителеп бет-мәгән, ләкин ул уңай чишелеш табачак.

Әйе, Россия Конституция судында без оттырдык, ә Россия күбрәк тә оттырды. Берләшкән дәүләтләр берлегендә яшәүче 25-27 миллион рус теллеләр милли сәясәтнең тотаклары булып калды бит хәзер. Шул дәүләт җитәкчеләре өчен яхшы сылтау ул: Россиягә ишарә итеп, Балтыйк буе илләре фәкать үз графикасын — латиницаны гына калдырмаслар дип кем ышандыра ала? Шул рәвешле оппозициядәгеләр кулына Россия үзе үк корал тоттырды, алай гынамы — бу мәсьәләдә шушы гамәле белән үзенең киләчәгенә, берләшүенә балта чапты!.. Ә без, үз чиратыбызда, ниятебезне тормышка ашыру өчен берләшик, кулдан килгәнне эшлик! ЮНЕСКО карары буенча 21 февраль көнне билгеләп үтелә торган Халык-ара Туган Тел көнен дә “Латин фронты” катнашында уздырачакбыз.

Әңгәмәдәш — Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100