news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актуаль тема // ЛАТИН ӘЛИФБАСЫНА КАЙТУНЫ ЯКЛЫЙК!

Актуаль тема // ЛАТИН ӘЛИФБАСЫНА КАЙТУНЫ ЯКЛЫЙК!

Газиз милләттәшләр!

Россия Федерациясенең Конституция суды тагын бер кабат сәяси карар кабул итте. 2004 елның 16 ноябреннән соң татар әлифбасын, телнең иясе булган татар халкы үзе түгел, татар теленең яшәешен һәм язмышын хәл итүгә тулы вәкаләтле республика да түгел, ә халыкара хокукны санга сукмаган һәм Россия Конституциясен ихтирам итмәгән судьялар билгеләячәкләр. Безнең мәнфәгатьләрне яклау өчен дәүләттә бер мөмкинчелек тә калмады. Бүгеннән соң барлык ышанычыбыз һәм өметебез бары тик үз-үзебезгә генә кала.

Һәрбер халык үзенең телен һәм мәдәниятен үстерү юлларын ирекле рәвештә сайлау хокукына ия. Татар халкына латин имласын тыю — шул хокукка каршы һөҗүм дигән сүз. Алдагысы — республикаларның дәүләт телләрен юкка чыгару булачак, ә татар теле, гомумән, бер законга да сыймый торган тел булып калачак. Бу һөҗүмнәрдән соң, мәктәпләрдә уку-укыту тулысынча бары тик русчага гына күчәчәк. Татарстан Республикасын бетерергә керешү көннәрен дә озак көтәсе калмады. Аны Ульяновски өлкәсе белән бергә кушып, Волга-Кама губернасы итү күздә тотыла. Әгәр дә без каршы тормасак, ул шулай булачак.

Латин имласы бүгенге көндә — халкыбыз һәм республикабыз язмышы өчен көрәшнең алдынгы сызыгына әверелде.

Гадел хөкем карарын без инде озак көттек. Бетеп килгән вакытыбызны әрәм итсәк, дөнья мәдәниятеннән төшеп калуыбыз бик ихтимал. Шуңа күрә, кичекмәстән, мөстәкыйль рәвештә латин графикасын үзләштереп, аны гамәли куллануга күчик: мәктәпләрдә, матбугатта, китапханәләрдә, Интернетта, язма рәвештә аралашуда һ. б. өлкәләрдә. Латин әлифбасын өйрәнүне, үзләштерүне, газеталарда берәр генә бит булса да латин белән чыгарып баруны, Интернетта куллануны беркем дә тыя алмый. Конституция судының карарына бездән җавап шул булыр. Милли горурлык тойгысы — ул безнең халкыбызга хас сыйфат. Аны югалтмыйк!

“Латин фронты”на тупланыгыз!
“Мәгариф” ассоциациясе
Бөтендөнья татар конгрессы
Россия Федерациясе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте
Бөтентатар иҗтимагый үзәге
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
Татар ПЕН-үзәге
Татар халкының милли мәҗлесе
“Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәте
Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары берлеге (БР татарларының 22 иҗтимагый оешмасы исеменнән)
“Ватан” җәмгыяте (Мәскәү)
“Туган тел” җәмгыяте (Мәскәү)
Сарытау Татар мәдәнияте үзәге (Сарытау)
Мәскәү татар яшьләре Советы (Мәскәү һәм Мәскәү тирәсе яшьләренең 19 иҗтимагый оешмасы исеменнән)
Бөтендөнья татар серверы ТАТАRLAR.RU
Татарстан Республикасы язучыларының әдәбият фонды (306 язучыны берләштерә)
Мөселман хатын-кызларының Татарстан Республикасы оешмасы
“Татар газетасы” редакциясе (Мордовия Республикасы)
PS. Әлеге мөрәҗәгатькә кушылырга теләүчеләр редакциягә хәбәр итә ала!
www.fandas-safiullin.ru
fandas@mail.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100