news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актриса Нина Дорошина вафат

Актриса “Любовь и голуби” фильмындагы роле белән танылды.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Совет һәм Россия актрисасы, РСФСР халык артисты Нина Дорошина 84нче яшендә үз йортында йөрәге туктаудан үлгән, дип яза “Известия”.

Соңгы биш көндә актриса үзен начар хис иткән. Вафат буласы көнне аның янына ашыгыч ярдәм килгән, әмма Дорошина хастаханәгә барудан баш тарткан.

Нина Дорошина гомере буе “Современник” театрында эшләгән. Актрисага “Любовь и голуби” фильмындагы роле танылу китергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot