news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актриса Гөлназ Нәүмәтова: Татар яшьләренә сөйләм осталыкларына өйрәнү кирәк

Казанда беренче тапкыр «СөйләмSkills» ораторлык курслары ачылды.

Актриса Гөлназ Нәүмәтова: Татар яшьләренә сөйләм осталыкларына өйрәнү кирәк
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар яшьләренә сөйләм осталыкларына өйрәнү кирәк, ди Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «СөйләмSkills» ораторлык курслары ачылганнан соң сөйләде.

«Камилләшә-камилләшә генә без туган телебезне саклап кала алабыз. Әлеге дәресләр яшьләр өчен дә, урта буын өчен дә кызыклы. Моның белән генә чикләнмәбез дип ышанам. Яшьләрнең йөрүе бик кирәк. Тәҗрибәм бар: узган ел шундый ук дәресләр биреп карадым», — диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла вакыты тыгыз булса да, курсларны алыр барырга ризалашканын әйтте. «Бүгенге вәзгыятьтә милли телләргә үзенчә караш барган чак, татар яшьләренә дәресләр үткәреп, аларга юнәлеш бирү файдага гына дип уйлыйм. Максаты булган, нәрсәгәдер ирешергә теләгән кеше белән эшләү җиңел, чөнки һәр кеше дә үзе теләп килгән. Бу очракта темаларны үзләштерү нәтиҗәле булыр», — диде ул.

Спикер әйтүенчә, «СөйләмSkills» курслары үз эченә тел мәсьәләсендәге сөйләм төрләренең күп кагыйдәләрен ала. «Темалар кисешеп китәргә дә мөмкин, чөнки тавыш, сулыш күнегүләре синтезлап өйрәнелә. Сөйләмдә түбәндәгеләр зур роль уйный: дикция, тавыш, сулыш, орфоэпик нормалар һәм сәнгатьле сөйләм», — дип аңлатып үтте Инсаф Абдулла.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова әлеге курсның «Ачык университет» кысаларында тормышка ашырылуын билгеләп узды. «СөйләмSkills» курсларын игълан иткәч, бер кич дәвамында гына да алтмышка якын гариза килде. Монда килгән кешеләр үҗәт, җитез. Киләчәктә безнең белән бергә проектлар булдыруны теләр идем» — диде ул.

«Монда җыелган кешеләр алга таба татар коммуникаторлары булыр дип ышанабыз. Нәтиҗәдә матур, эмоциональ һәм дөрес сөйләм белән дөньяга чыгучы яшьләр күбрәк булсын. Курслар бушлай. Моңа күп көч куела. Курслар татар яшьләре форумы тарихында беренче тапкыр уздырыла. Бу тәҗрибә яхшы нәтиҗәсен бирсә, алга таба үстерербез дигән ният белән калабыз», — ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100