news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актлар залында янгын чыгу сәбәпле, Казан мәктәбеннән 98 баланы эвакуацияләгәннәр

Бүген көндез Казанның Дежнев урамындагы 67нче мәктәптә янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче 98 бала һәм 15 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Ут белән көрәшүчеләр актлар залында чыккан янгынны сүндергән. Аның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot